Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрий Шевчук туган тел турында: бу җитди мәсьәләдә бик сак булырга кирәк
Россиянең рок легендасы Татарстанда туган тел белән бәйле хәлгә карата үз фикерен белдерде.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Казанга концерт белән килгән ДДТ төркеме лидеры Юрий Шевчук тел мәсьәләсеннән читтә кала алмады – үз фикерен белдерде. Бүген ул Казан журналистларына актуаль темага карашы, шулай ук үзенең татар “тамырлары” турында сөйләде.
“Әлеге җитди мәсьәләдә бик сак булырга кирәк, чөнки ул сугыш китереп чыгарырга мөмкин. Украинада гастрольләр вакытында мин аны күрдем. Минем әнием – татар, Фәния Әкрәм кызы. Әтием – казак, Шевчук Юлиан Сосфенович. Мин русча да, бераз татарча да беләм һәм хөрмәт итәм, бу мине баета гына. Сезгә дә киңәш бирәм – бернинди сугышу булырга тиеш түгел. Барлык сугышлар да тыныч вакытта башлана. Усаллык озаклап җыела, сугыш – ул цивилизация юлы белән хәл ителмәгән проблемаларның иң үткене. Шунлыктан милли телләргә хөрмәт белән карап, зирәклек белән эш итәргә кирәк”, –дип фикерләре белән бүлеште җырчы.
Рок легендасы исенә төшереп, балачакта бабасы Әкрәмдә яшәп, татар телен ярыйсы гына белгәнлеген җиткерде. Ул рус һәм татар телләрен белү аны баетуын гына билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз