news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Маричев: Россия кубогы турнирында медаль яулау безнең өчен әһәмиятле булачак

"Динамо-Казан"ның бүгенге көндәше – "Протон" командасы баш тренеры Россия кубогы турнирында нәрсәгә өмет итүләрен җиткерде.

Юрий Маричев: Россия кубогы турнирында медаль яулау безнең өчен әһәмиятле булачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 23-24 декабрьдә Казанда хатын-кыз командалары арасында Россия кубогының “Дүртлек финалы” уза. Бүген финалга чыгу өчен “Динамо-Казан” волейболчылары Саратов өлкәсенең “Протон” командасы белән көч сынаша. 

Әлеге көндәшләр Россия чемпионаты кысаларында 9 декабрьдә Казанда очрашкан һәм әлеге уен мәйдан хуҗаларының ышанычлы җиңүе белән төгәлләнгән иде (3:0).

“Ул вакытта уен безнең өчен уңышсыз булды. Нәтиҗәләр ясадык, булышырмы, юкмы – уен күрсәтер”, – диде “Протон” командасы баш тренеры Юрий Маричев турнир алды матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, команданың инде “Дүртлек финалы”нда уйнавы ук зур уңыш. “Протон”ның алдагы этапта Мәскәүнең “Динамо” командасын төшереп калдыруын да онытырга ярамый.

“Бу күп нәрсә турында сөйли. Шулай булгач, нинди генә дәрәҗәдә медаль яуласак та, безнең өчен зур әһәмияткә ия булачак”, – диде Маричев.

“Динамо-Казан” – “Протон” командалары очрашуы бүген 18.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100