Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрий Крупнов: “Демография проблемаларының 90 проценты репродуктив яшьтәге ирләрнең күпләп үлүеннән килә”
Дәүләтнең демография өлкәсендәге үз сәясәте булырга тиеш, дип саный Мәскәү (“РИА “Новости”) һәм Казан (“Татар-информ”) арасында узган “Нигә россиялеләрнең саны кими?” дип исемләнгән видеокүпердә катнашучылар
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Россия Федерациясендә агымдагы елның 6 аенда 87,5 мең кеше үлеп, 142,8 миллионга калган. Быел РФнең 72 төбәгендә балалар туу кимү күзәтелгән. Магадан һәм Псков өлкәләрендә соңгы елларда халыкның 13 проценты якты дөньядан китеп барган (бу сугыш елларындагы күрсәткечләргә тиң). Бу хакта һәм Россия гражданнарының елдан-ел азая бару, үлем-китем сәбәпләре, илдә халык санын арттыру өчен ниләр эшләнергә тиешлеге турында бүген Мәскәү (“РИА “Новости”) һәм Казан (“Татар-информ”) арасында узган “Нигә россиялеләрнең саны кими?” дип исемләнгән видеокүпердә сөйләштеләр.
Мәскәү ягыннан очрашуда РФ Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр һәм демография сәясәте комиссиясе рәисе Елена Николаева, Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының Күзәтү советы рәисе Юрий Крупнов, РФ Россия статистикасы комитеты вәкиле Ольга Антонова катнашты. Казандагы студиядә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре Татьяна Фомичева һәм Елена Зенина фикер алышты. Спикерлар бергәләп Россиядәге демографик кризисның сәбәпләрен эзләде.
Россия статистикасы комитеты вәкиле Ольга Антонова,очрашуны ачып җибәреп, 2005 елдан бирле РФ буенча үлүчеләрнең саны кими төшүен хәбәр итте. Бала тудыру мәсьәләсенә килгәндә, хәзерге вакытта сиксәненче еллар уртасында дөньяга килүчеләр бала таба. Күпчелек очракта ана капиталына өмет итеп, икенче һәм өченче бала тудыручылар да – шулар. 2010 елда күрсәткечләрнең яхшы булуы – шулар исәбенә. 2011 елда исә күрсәткечләр түбәнәйгән, чөнки бу бала табу чорыннан чыгып бара. Ә туксанынчы елларда туганнарга зур өмет баглап булмый. РФ Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр һәм демография сәясәте комиссиясе рәисе Елена Николаева сүзләренчә, аларның җитди репродуктив проблемалары бар.
Бүгенге очрашуда шулай ук илдә бала табуга сәләтле ирләрнең күпләп үлүе (ел саен Россиядә 450 мең) демографияне икеләтә начарайтуы билгеләп үтелде. Кара туфраклы, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә 20-44, Татарстанда 40-64 яшьлек ирләр үлә. Беренчедән, бу үлем-китем күрсәткечләренә йогынты ясаса, икенчедән, бала табарга сәләтле хатын-кызларның башка алып кайта алмавына китерә.
Демография проблемаларының 90 проценты нәкъ менә репродуктив яшьтәге ирләрнең күпләп үлүеннән килә дә инде. Үлемгә китерә торган сәбәпләр арасында лидерлыкны эчкечелек алып тора. Чиратта – тәмәке тарту белән белән бәйле һәм онкологик авырулар. Шулай ук яшьләр арасында үз-үзеңә кул салу очраклары күп булу борчуга сала. Бу күрсәткеч буенча РФ – дөньяда беренче урында. Чөнки яшьләр алдагы көндә өмет күрми.
РФ Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр һәм демография сәясәте комиссиясе рәисе Елена Николаева фикеренчә, теге яки бу гаилә баланы хәерчеләнүдән куркып та алып кайтмый.
Очрашуда Татарстан ягыннан катнашучылар республикада балачак һәм гаиләне яклау буенча социаль чаралар турында сөйләп үтте.
Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының Күзәтү советы рәисе Юрий Крупнов, сүзне дәвам итеп, башка төбәкләрнең дә Татарстан үрнәген кабул итеп алырга чакырды. Әмма бу чараларның демография проблемаларын өстән-өстән генә хәл итүен ассызыклап үтте. Аның фикеренчә, хәзердән үк без туу күрсәткечләренең кимүен күрәбез, әгәр РФдә демографик инкыйлаб булмаса, 2014 елда инде демографик упкын барлыкка киләчәк.
Юрий Крупнов инкыйлабны яшьләрне перспектив эш һәм торак белән тәэмин итүдә, Кавказ ипотекасын кертүдә (торак өчен 50 ел буена ай саен 700 сум акча түләп тору) күрә. Елена Николаева, моңа өстәп, буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен шартлар тудырылырга, дәүләтнең төбәкләрне үстерү белән шөгыльләнергә тиешлеген дә билгеләп үтте.
“Дәүләтнең гаилә сәясәте булырга тиеш. Безгә гаиләгә ярдәм итү зарур. Ә ана капиталы, өченче туган бала өчен җир кишәрлеге бирү – әле ул башлангыч адымнар гына. Хәзерге вакытта 40 төрдәге гаилә бар. Аларның барысын да анализлап чыгарга кирәк”, - диде Елена Николаева. Аның фикеренчә, торак-коммуналь, балалар бакчалары, белем бирү проблемалары, төрле реформалар гаиләләрне куркыта гына.
“Хакимият теге яки бу карарны кабул иткәндә, аның гаиләгә ничек йогынты ясавын карарга тиеш. Хәзерге вакытта социаль яклау чаралары юка кына катлам булып таралган, реаль ярдәм күрсәтү юк”, - дип саный РФ Иҗтимагый палата вәкиле.
Юрий Крупнов, очрашуга нәтиҗә ясап, дәүләтнең демография өлкәсендәге үз сәясәте булырга тиешлеген ассызыклады. “Без икътисади һәм социаль сәясәтне гаилә позициясеннән чыгып корырга тиеш. Әгәр дәүләт демография мәсьәләсеннән читләшә икән, аның киләчәге юк дигән сүз”, - дип белдерде Ю.Крупнов.
Шулай да РИА “Новости” журналисты Радик Әмиров очрашуны позитив нотада тәмамлап, бала алып кайтуның һәркемнең үз эше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз