news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады

Дәүләт Советы рәисе язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең утыз көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәүне билгеләп үтте.

Юрий Камалтынов Татарстанда иң еш хокук бозу очракларын атады
архив/Рамиль Гали

(Лаеш, 18 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Татарстанда гражданнар мөрәҗәгате буенча хокук бозу очракларын атап үтте. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Лаешта узган утырышында сөйләде.

"Хокук бозу очраклары арасында гражданнар мөрәҗәгатенә язма җавап булмау, аны теркәмәү, мөрәҗәгатьләрнең 30 көн эчендә каралу кагыйдәсе үтәлмәү һ.б. киң таралган", - диде Юрий Камалтынов.

Узган ел Дәүләт Советы тарафыннан барлыгы 2936 мөрәҗәгать тикшерелгән. Быел 1265 мөрәҗәгать килгән, шуларның 68е - коллектив.

"Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү - депутатлык хезмәтенең мөһим өлешен алып тора", - диде ул.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматына караганда, бу очракларның иң күбесе Яр Чаллы, Казан, Азнакай, Буа, Зәй, Алабуга шәһәрләрендә һәм Апас, Минзәлә муниципаль районнарында теркәлгән.

Юрий Камалтынов төп сәбәп булып тиешле контроль булмауны һәм хезмәткәрләрнең хокук грамотасы түбән дәрәҗәдә икәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100