news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Татарстан җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Тантаналы вакыйга традиция буенча ТР Дәүләт Советы бинасында үтте.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген РТ Дәүләт Советы  Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Татарстан җәмәгать судьяларына хезмәт таныклыкларын тапшырды. Тантаналы вакыйга традиция буенча республика парламенты бинасында үтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Җәмәгать судьялары халыкка иң якыны, шунлыктан сезгә гять зур җаваплылык салына, – диде Камалтынов. – Соңгы вакытта кешеләрдә дөрсеслек төшенчәсе буенча сораулар күп туа, без моны сайлаучылар белән очрашканда нык сиздек. Кешеләр судка барыннан да элек дөреслек эзләп бара. Хакимлек белән акыл, җаваплылык һәм сыйфатлы итеп кулланыгыз. Үз эшегездә бары законнарга таянырга кирәк, биредә бернинди авторитет та роль уйный алмый», дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Татарстан парламентында инде легендага әйләнгән вакыйганы искә алды. ТР Дәүләт Советы утырышларында кандидатураларны тәкъдим иткәндә дүрт чакырылыш депутаты Туфан Миннуллин җәмәгать судьяларына баручы кандидатлардан сез закон белән хөкем итәчәксезме, әллә намус беләнме, дип сорый торган булган. Һәм бу сорау һәркемне уйланырга мәҗбүр иткән. «Әйдәгез закон буенча хөкем итик, аннан намус сезне борчымас», – дип тәкъдим итте спикер урынбасары.

Бүген барлыгы ун судья таныклык алды. Алар Татарстанның төрле суд участокларыннан. Арадан дүртесе җәмәгать судьясын вазифасын беренче тапкыр башкаручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100