news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Мөслим активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды

Мөслимдә “Бердәм Россия” партиясенең күчмә утырышы үтте.

Юрий Камалтынов Мөслим активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды
Раушан Нигъмәтуллин

(Мөслим, 31 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Бүген Мөслимдә  Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә намуслы хезмәтләре һәм актив катнашулары өчен бертөркем активистларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәсе Координацион советының гомуми күчмә утырышы үтте. Район кунаклары парк-скверларны, Пушкин ишегалдындагы балалар мәйданчыгын карадылар, милли проектлар кысаларында башкарылачак эшләр белән танышты.

“Аргамак” ат спорты клубы, район үзәк хастаханәсе, “Агромастер” җитештерү компаниясе дә кунакларда соклану уятты. “Кояшлы Ык” ял зонасында да алар хозурлануларын белдерде.

Район мәдәният йортында узган пленар җыелышта кунаклар белән бергә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле һәм башлангыч бүлекләре вәкилләре дә катнашты. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин депутатлар берләшмәләренең җәмәгать киңлекләрен үзгәртеп корудагы роле хакында сөйләде.

Мөслим авыл җирлеге депутаты Эльвира Гәрәева һәм Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов депутатларның һәм депутатлар берләшмәләренең җирлекләрдәге роле һәм халык белән эшләүдә ярдәмнәре хакында сөйләде.

Татарстан “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлар берләшмәсе Координацион советы рәисе Юрий Камалтынов Мөслимдә алган тәэсирләре белән уртаклашты. Республикада милли проектларны гамәлгә ашыруда контроль группаларның эшчәнлеге турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

Партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100