news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп сайланды

Кандидатларның икесе өчен дә утырышта катнашучыларның күпчелеге тавыш бирде

 (Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары вазифасына Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова сайланды. Искәртеп узабыз, Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы уза.

Парламент башлыгы урынбасалары вазифасына кандидатураларны, шулай ук бүген сессия утырышы барышында сайлап куелган ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Кандидатларның икесе өчен дә утырышта катнашучыларның күпчелеге тавыш бирде.

Юрий Камалтынов 2005 нче елдан алып 2013 нче елга кадәр ТР Президент Аппараты белән җитәкчелек итте. 2013 нче елдан 2014 нче елның сентябренә кадәр ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын башкарды. Агымдагы елның сентябрендә ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүген ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасына сайлап куелды.

Римма Ратникова 2004 нче елдан бирле өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләде. Бүген ул янә шушы вәкаләтләрен бишенче чакырылыш Дәүләт Советында дәвам иттерәчәк. Ул шулай ук ТР Журналистлары берлеге рәисе дә.

(Фотосурәтләр ТР Хөкүмәте http://prav.tatarstan.ru һәм Дәүләт Советы gossov.tatarstan.ru сайтларыннан алынды). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100