news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрий Камалтынов: “Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе чишелеш тапты”

Мөрәҗәгатьләрне тормышка ашыру 2019 елга кадәр дәвам итәчәк

 (Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел, V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау алды кампаниясе вакытында, “Бердәм Россия” партиясенә 2,5 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән булган. Аларның барысы да каралган, районнарга һәм Татарстанда тормышка ашырыла торган программалар буенча бүленгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе 2014 елда чишелеш тапкан, моңа ТР Икътисад министрлыгы да зур өлеш керткән. Мөрәҗәгатьләрне тормышка ашыру 2019 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика парламентында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

“Сайлаучыларыбызга әлеге мәсьәләләр 1-2 ел эчендә генә чишелә дип вәгъдә бирмәдек, бу эшләр алдагы 5 елга планлаштырылуы хакында алдан ук хәбәр иттек”, - диде Ю.Камалтынов “Бердәм Россия” партиясенең узып баручы елда башкарылган эшләренә нәтиҗәләр ясап.

news_right_1
news_right_2
news_bot