news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Дәүләт Советы утырышларында студентлар да катнашырга тиеш дип саный

"Югары уку йортлары, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашында утырышлар үткәрергә кирәк", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Юрий Камалтынов Дәүләт Советы утырышларында студентлар да катнашырга тиеш дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов фикеренчә, Дәүләт Советы утырышларында студентлар да катнашырга тиеш. Бу хакта ул Дәүләт Советы президиумы утырышында әйтте.

"Студентлар – җәмгыятьнең актив, перспективалы вәкилләре. Югары уку йортлары, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашында утырышлар үткәрергә кирәк. Алар төрле проектлар тәкъдим итә, мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә үз тәкъдимнәре белән уртаклаша алыр иде. Яшьләр иҗтимагый эшләрдә катнаша алсын өчен тиешле шартлар тудыру мөһим", - диде ул.

Татарстанның Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина бу тәкъдимне исәпкә алырга кирәклеген билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Дәүләт Советы утырышында катнашырга теләүче студентлар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100