news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрий Чайка прокуратурада эшмәкәрләрне кабул итүгә ил буенча бердәм көн билгеләгән

Кабул итү 2017 елның апреленнән эш вакытында һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия генераль прокуроры Юрий Чайка прокуратура органнарында эшмәкәрләрне кабул итүгә ил буенча бердәм көн билгеләгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы рәсми вәкиле Александр Куренной хәбәр итүенчә, Россия генераль прокуроры прокуратура органнарында эшмәкәрләрнең Бөтенроссия кабул итү көнен үткәрергә күрсәтмә биргән.

"Кабул итү 2017 елның апреленнән эш вакытында һәр айның беренче сишәмбесендә Россия прокуратурасының барлык структур бүлекчәләрендә генераль прокуратурадан алып, район, шәһәр прокуратураларында үткәрелә", - дип җиткергән Куренной.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot