Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юристлар пенсияне яңадан исәпләтү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде
ТР Юстиция министрлыгы Халыкара инвалидлар көне уңаеннан халыкны кабул итте, анда теләгән һәркем бушлай юридик ярдәм ала алды. Казан халкын аеруча борчыган тема – пенсия һәм аны яңадан исәпләү булып чыккан.
«Теләсә кайсы пенсионер – эшләүче дә, эшләмәүче дә – билгеләнгән пенсия суммасын яңадан исәпләтү таләбе белән Россиянең социаль фондына мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип аңлаттылар консультацияләрдә катнашкан юристлар.
Түләүләрне арттыру өчен гражданнар Күп функцияле үзәккә яки яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында яки Социаль фонд сайтында шәхси кабинет аша гариза бирергә мөмкин. Мөрәҗәгатьне карау срогы документлар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз