news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юристлар, икътисадчылар урынына инженер һәм эретеп ябыштыручылар кирәк

Мәктәптә һөнәри ориентация дәресләре кертелергә мөмкин. Анда хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында сөйләячәкләр.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасының яшьләр парламенты вәкилләре Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү курслары кертүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Алар фикеренчә, бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучылары хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр сайлый. Мисал өчен, илдә инженер һәм эшче кадрлар кискен рәвештә җитмәгәндә алар юрист һәм икътисадчыга укырга баралар. Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мөрәҗәгатьне карарга әзер булуын белдергән. Идарә тармагы шулай ук укучыларның һөнәри юнәлеш системасын үстерергә дә әзер.  

Бүген һөнәри ориентация буенча дәресләр илнең күп мәктәбендә булса да, алар әлегә факультатив характерда гына кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot