Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юристлар бәйрәм көннәрендә эшкә чыгу нечкәлекләре турында сөйләде
Адвокат, гражданнар һәм халыкара хокук буенча белгеч Мария Ярмуш һәм Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев бәйрәм көннәрендә эш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Хезмәткәрләр эш көне булмаган һәм бәйрәм көннәрендә эшкә чыккан өчен икеләтә күләмдә түләү алырга хокуклы. Шулай ук алар эшләгән көн өчен ял алырга мөмкин. Әмма акча яки ял алуны хезмәткәр үзе сайларга тиеш. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
«Закон хезмәткәргә компенсация алу тәртибен сайлау мөмкинлеге бирә», - диде Ярмуш.
Шул ук вакытта бәйрәм алды көне бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш, дип искә төшерә Соловьев. Бу Хезмәт кодексының 95нче маддәсендә каралган.
Әгәр хезмәткәрнең отпускы бәйрәм көненә туры килсә, ул бер көнгә озайтыла.
Хезмәт килешүе һәм контракты, вазифаи регламент һәм бурыч, югары җитәкчелекнең боерыгы һәм күрсәтмәсе, эш графигы һәм кизү тору графигы хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү өчен нигез булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз