Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист законсыз киселгән чыршы сатып алган өчен җаваплылык яныймы икәнен аңлатты
Тере чыршыны легаль рәвештә махсус питомникларда сатып алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева сөйләде.
«Чыршы сату белән шөгыльләнүче махсус питомниклар бар. Бу законлы ысул. Питомникка мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип ассызыклады ул.
Георгиева әйтүенчә, питомниклар үзләре чыршыларны һәрвакытта дә законлы рәвештә кисми. Әмма мондый очракта сатып алучы товарның килеп чыгышы өчен җавап бирми, чөнки ул сатучының эшчәнлеген тикшерергә тиеш түгел.
Чыршыны урамнарда оештырылган базарларда яки кулдан сатып алуга килгәндә, монда сатып алучыга шулай ук җаваплылылык янамый, ди юрист.
Әмма мондый сатучыларның эшчәнлегенең легальлеге агачларның килеп чыгышын документлар белән раслауга бәйле. Моны теләсә кайсы полиция хезмәткәре тикшерә ала. Әгәр сатучы товарның законлылыгын раслый алмаса, ул җаваплылыкка җәлеп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз