Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист язгы чакыру вакытында армиягә алуны кичектерү очраклары турында искәртте
Армиягә хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү мөмкинлеге уку, сәламәтлек белән проблемалар булу яки гаилә хәленә бәйле рәвештә бирелергә мөмкин. Бу хакта гражданлык һәм халыкара хокук белгече, юрист Мария Ярмуш RT телеканалына биргән интервьюда сөйләде.
«Әгәр кеше урта һәм югары белем алса, әгәр ул хәрби хезмәткә яраклы саналган булып та, чакыру вакытында хәрби медицина комиссиясендә аның сәламәтлегенә карата сораулар туса, тикшерүдән соң хәрби хезмәткә алынудан кичектерү бирелә. Кеше саулыгын яхшырта һәм инде сәламәт хәлдә армиядә хезмәткә керешә һәм хәрби хезмәтне чикләүләрсез уза алсын өчен. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучы балигъ булмаган балалар яки әти-әнисе һәм якын туганнары турында кайгыртырга тиеш булган очракта да хезмәткә алуны кичектерү мөмкин», - дип ачыклык кертте юрист.
Закон дәүләт органнары хезмәткәрләре өчен дә кичектерү мөмкинлеген күздә тота, дип өстәде ул.
«Бу, әйтик, Росгвардиядә, янгынга каршы һәм коткару хезмәтләрендә хезмәт итүче кешеләр», - дип аңлатты Ярмуш.
Белгеч шулай ук билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда кичектерү мөмкинлеге дәүләт башлыгы указы нигезендә бирелергә мөмкин. Кичектерүне рәсмиләштерү өчен аны алуга нигезләр булу турында хәбәр итәргә кирәк.
«Повестка буенча чакырылган хәрби комиссариатта хезмәткә алынуны кичектерергә хокук бирә торган нигезләр булу турында әйтергә кирәк. Әгәр дә бу нигезле һәм расланган икән, кешене хезмәткә алуны кичектерәчәкләр», - дип йомгаклады Ярмуш.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин армиягә язгы чакыру турында указ имзалавы билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз