news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист ясалма интеллектны эштә кулланырга мөмкинме икәнлеген аңлатты

Юрист ясалма интеллектны эштә кулланырга мөмкинме икәнлеген аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ Хезмәт кодексы хезмәткәрләргә эш бурычларын үтәгәндә нейрочелтәрләрне куллануны тыймый, әмма эш бирүче чикләүләр билгеләргә мөмкин. Бу хакта hh.ru юристы Александр Кузнецов сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, ChatGPT, DeepSeek һәм башка ИИ-сервисларны куллану үзеннән-үзе хезмәт законнарын бозу булып тормый. Нейрочелтәрләрне куллануны тыю хезмәт килешүендә яки компаниянең локаль норматив актларында беркетелергә мөмкин.

«Әгәр дә ачык ИИ-сервислар белән эшләүгә турыдан–туры тыю булмаса, хезмәткәр үз бурычларын үтәү өчен нейрочелтәрләрне кулланырга хокуклы, ләкин ул анда нинди мәгълүматлар йөкләвен исәпкә алырга тиеш», - дип аңлатты Кузнецов.

Ул ачык чат-ботларга коммерцияле мәгълүматны, шәхси мәгълүматларны һәм башка конфиденциаль мәгълүматларны тапшыру дисциплинар җаваплылык өчен нигез булырга мөмкин, дип кисәтте. Шул ук вакытта Россиядә ясалма интеллектны дөрес кулланмаган өчен эштән азат итү практикасы әлегә формалаша гына.

Нейрочелтәр шулай ук хезмәткәрне эш нәтиҗәсе өчен җаваплылыктан азат итми. Шуңа күрә генерацияләнгән текстларны, исәп-хисапларны һәм нәтиҗәләрне эш бирүчегә яки клиентка тапшыру алдыннан тикшерергә кирәк.

Әгәр эш бирүче ясалма интеллектны эш процессларына үзе кертә икән, ул аны куллану тәртибен билгеләргә һәм хезмәткәрләргә кирәкле техник мөмкинлекләрне тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәр эш өчен кирәкле язылу өчен үз кесәсеннән түләргә тиеш түгел. Әгәр шәхси язылуны куллану эш бирүче ризалыгы белән башкарыла икән, компания тиешле чыгымнарны капларга тиеш.

Закон ясалма интеллект белән эшләргә хезмәткәрләрне мәҗбүри өйрәтүне билгеләми. Әмма әзерлек булмау, Кузнецов фикеренчә, хезмәткәрне нейрочелтәрне куллану белән бәйле хаталар өчен дисциплинар җаваплылыкка җәлеп итүне катлауландырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot