Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист хезмәткәрнең берьюлы 28 көн ял алу хокукы турында белдерде
Хезмәткәр еллык түләүле ялның барлык 28 календарь көнен дә рәттән файдаланырга хокуклы, әмма ял бирү тәртибе компаниянең эчке документларына бәйле булырга мөмкин. Бу хакта юрист Людмила Александрова сөйләде дип яза NEWS.ru.
Аның сүзләренчә, хезмәт кануннары ялны өлешләргә хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы килешү буенча гына бүләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта аларның бер өлеше кимендә 14 календарь көн тәшкил итәргә һәм өзлексез барырга тиеш.
Юрист билгеләп үткәнчә, эш бирүче берьяклы тәртиптә хезмәткәрне ялын бүлергә мәҗбүр итә алмый. Аны бирү шартлары хезмәт килешүендә яки компаниянең локаль норматив актларында язылырга мөмкин.
Әгәр хезмәткәр мондый документларга кул куйган икән, ул билгеләнгән кагыйдәләр белән килешкән дип санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз