news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист хезмәт хакына тиешенчә индексация ясатуга ирешү өчен нишләргә кирәген аңлатты

Бюджет оешмалары да, шәхси предприятиеләр дә товарларга һәм хезмәтләргә куллану бәяләре арту сәбәпле, хезмәт хакларын индексацияләргә тиеш, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу турыда РИА Новости яза.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый нигезләмә Хезмәт кодексының 134 маддәсендә беркетелгән һәм Конституция Суды тарафыннан берничә тапкыр расланган.

Үзенең хокукый табигате буенча, индексация хезмәткәрләрнең хезмәт хакы буенча дәүләт гарантиясе булып тора, дигән Соловьев.

Юрист сөйләвенчә, әгәр хезмәткәр эш бирүче аның хезмәт хакын еллык индексацияләү буенча үз бурычын үтәми дип санаса, ул төбәк хезмәт инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

«Мондый гариза нигезендә тикшерү үткәрелергә тиеш, ул барлык сорауларга җавап бирәчәк һәм хезмәт хокукларын бозу фактын билгеләргә ярдәм итәчәк», – дип кисәтә Соловьев.

Соловьев сүзләренчә, мондый тикшерү үткәрелмәсә, хезмәткәр прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100