news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист ташлама белән дә сатып алырга ярамый торган товарларны атады

Закон кайбер төр товарларны сатуны тыя яки чикли. Аларны зур ташлама белән дә сатып алырга ярамый, югыйсә проблемалар булырга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Европа юридик хезмәте юристы Екатерина Ноженко сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Юрист сүзләренчә, сату тыелган товарлар исемлегенә түбәндәгеләр керә:

  • социаль структураларга тапшырылган бушлай яки гуманитар ярдәм;
  • лицензиясез һәм кирәкле документларсыз яисә өй шартларында әзерләнгән спиртлы продукция;
  • радиоактив пычранулы продуктлар һәм товарлар;
  • яраклылык срогы билгеләнмәгән яисә срогы чыккан товарлар;
  • тышлыксыз азык-төлек продуктлары (берничә искәрмәдән кала).

Моннан тыш, санитария нормалары документларсыз һәм маркировкасыз, пычрак, бозылган, деформацияләнгән, яңадан туңдырылган продукция белән сәүдә итүне тыя. Каз һәм үрдәк йомыркаларын сату тыела, ә чи сөтне кайнатырга кирәк булу турында язу булган очракта гына сатарга ярый.

«Әлеге товарларны хәтта сатучы бик түбән бәядән тәкъдим иткән очракта да сатып алырга ярамый. Мондый товарларны күргән очракта, сатып алучы аларны кибет киштәләреннән алуны таләп итә, шулай ук Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) шикаять юллый ала», — дип йомгаклады сүзен Ноженко.

news_right_1
news_right_2
news_bot