Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист: Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре 10 млн сумга кадәр кредитларын исәптән чыгара ала
РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү турында контрактны 2024 елның 1 декабреннән соң имзалаган махсус хәрби операция катнашучылары, шулай ук аларның тормыш иптәшләре кредит бурычларын тулысынча исәптән чыгару хокукын алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте һәм АИД профессиональ юридик төркеме генераль директоры, юрист Давид Адамсның сүзләрен китерде.
Аның сүзләренчә, әлеге чара хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча 10 миллион сумга кадәр бурычыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Әмма бу билгеләнгән датага кадәр түли башланган кредитларга гына кагыла.
Юрист билгеләп үткәнчә, дәүләт шул рәвешле югары куркыныч шартларда хезмәт итүче хәрбиләргә финанс ярдәме күрсәтә. Әлеге программа кысаларында банклар кредит бурычын түләтүне дәвам итү хокукыннан мәхрүм ителә, ә суд тикшерүләре, башкарма производство һәм милекне арестлау кебек мәҗбүри процедуралар туктатыла.
Әлеге чараның төп өстенлеге шунда ки, бурычны исәптән чыгару өчен банкротлык процедурасын узу таләп ителми. Банкротлыкны тануның стандарт механизмыннан аермалы буларак, бурыч йөкләмәләреннән азат итү бизнес алып баруны яки яңадаң кредитлар алуны чикләми.
Программада катнашу өчен хәрби хезмәткәр статусын раслаучы документлар, шулай ук бурычлары турында белешмәләр бирергә тиеш, дип аңлатты Адамс. Әмма бурычларның барлык төрләре дә исәптән чыгарылмый: мәсәлән, программа алимент түләүләренә, китергән зыянны каплау өчен түләүләргә һәм административ штрафларга кагылмый. Моннан тыш, 2024 елның 1 декабреннән соң түләнә башлаган кредитларны исәптән чыгарып булмаячак.
Әлеге механизмны универсаль кредит амнистиясе дип кабул итәргә ярамый, чөнки ул махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү кысаларында гына эшли, дип йомгаклады юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз