news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист торак-коммуналь хуҗалыктагы нинди хезмәтләр өчен түләү мәҗбүри түгел икәнен аңлатты

Фатир милекчеләре торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү кәгазьләрендә күрсәтелгән барлык пунктлар өчен дә түләргә тиеш түгел, дип белдерә юрист Денис Хмелевской. Ул искәрткәнчә, бердәм түләү документына РФ Торак кодексының 154 нче маддәсендә каралмаган хезмәтләрне кертү тыела.

Хмелевской сүзләренчә, килешүдә мәҗбүри хезмәтләрдән тыш, түләргә кирәк булмаган пунктлар да булырга мөмкин.

«Шлагбаум, домофонга хезмәт күрсәтү, торакны иминиятләштерү мәҗбүри түгел. Торакны иминиятләштерүне гомумән анда кертү тыела, чөнки иминият полисы булырга тиеш», - дигән юрист «Абзац» белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук сак, видеокүзәтү системаларын урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү, сак системаларын монтажлау, өстәмә камералар, җыештыручыларның хезмәт хакы һәм җыештыру инвентаре түләүгә кертелә алмый, дип билгеләде.

Хмелевской мәҗбүри хезмәтләргә күпфатирлы йортны карап тоту һәм идарә итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, агынты суларны чыгару һәм йортны капиталь ремонтлау өчен түләүне кертә. Хокук бозулар очрагында милекчеләр торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot