news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанциянең дөресме-юкмы икәнен ачыкларга өйрәтте

Әгәр коммуналь хезмәтләрне башкаручылар артык зур суммага квитанция тапшырган икән, сезне алдыйлармы-юкмы икәнен аңларга кирәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Юрий Аванесов сөйләде, дип яза РИА Новости.

Эксперт сүзләренчә, иң беренче чиратта, хезмәт күрсәтүчеләрдән Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен исәпләүнең дөреслеге турында мәгълүмат сорап гариза язарга кирәк. Тапшырылган гаризаны өч көн эчендә караячаклар, дип ассызыклады ул.

Юрист Аванесов искәртүенчә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә әгәр башкаручы үзлектән түләү күләмен арттырса, ул штраф түләргә тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100