Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч кичерелү очрагы турында аңлатты
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты укытучысы, юрист Кирилл Данилов гражданнарның өч ел элек булган торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын кире кайтармау хокукы турында сөйләгән. Ул бу хакта «Прайм» агетлыгына хәбәр иткән дип яза «РИА новости».
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар төп бурычны һәм «неустойка»ны үз эченә ала. Белгеч сүзләренә караганда, өч еллык сроклы бурычларны суд аша алсалар, гражданин дәгъва срогы чыгу турында гариза яза һәм түләмәү мөмкинлеге ала.
Физик затның банкрот дип билгеләнүе дә аны бурычларын тәләүдән азат итә ала. Әгәр дә түләтү сорала торган милек конкурс массасына кертелсә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар шул милек хисабына үтәлергә мөмкин, дип аңлатты белгеч.
Гомуми кагыйдә буенча коммуналь хезмәтләр өчен бурычны түләү бурычлы кешенең үлеме белән бәйле рәвештә туктатыла. Әмма бурыч аның варисларына да күчәргә мөмкин.
Адвокат әйтүенчә, 06.04.2020-01.01.2021 вакыт аралыгында коммуналь хезмәтләрне кулланучыларга штраф санкцияләре исәпләнә алмый. Әлеге чорда Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча пени исәпләүгә мораторий гамәлдә булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз