news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист телефон мошенникларының иң популяр алымын атады

«Сезнең банк счетында мошенникларның эшенә охшаган шикле активлык теркәлгән» дигән сүзләр кешегә ныклы йогынты ясый, диде ул.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Имеш, банктан акча күчерү омтылышы турында шалтырату — мошенникларның иң популяр алымы. Шул ук вакытта җинаятьчеләргә үз ниятен ахырына кадәр җиткерә алган фраза бар. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Сезнең банк счетында мошенникларның эше турында сөйли торган шикле активлык теркәлгән» дигән сүзләрдән гыйбарәт ул. Кагыйдә буларак, аны корбанның игътибарын яулау өчен психологик йогынты ясау вакытында әйтәләр, дип аңлатты эксперт «Прайм» агентлыгына.

Соловьев сүзләренчә, бу сүзләр тылсымлы рәвештә кешеләрне уяулыктан мәхрүм итә һәм мошенник кармагына төшерә. Бу сүзләрне ишеткәч, кешегә «банкирлар» ничек «шикле активлык»ны терки алганлыгы турында уйланырга кирәк.

Юрист мондый сүзләрне ишетү белән үк трубканы куярга киңәш итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot