news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист телефон мошенниклары куллана торган схеманы ачты

Телефон мошенниклары тиз ышанучан кешеләрне «чишендерүнең» тагын да камилләшкән ысулларын уйлап таба. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына яңа схемаларның нәрсәсе белән куркыныч булуы һәм ничек алданмаска икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, мошенникларның иң танылган һәм популяр схемасы – үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыру һәм хәтта моны раслый торган документ җибәрү. Әгәр кеше моңа ышана икән, мошенник инде үз корбанын җибәрми һәм аны тулысынча бөлгенлеккә төшерә.

«Миссиянең серле булуы турында кисәтеп, мошенниклар башта барлык акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә, аннары банк кредиты алырга мәҗбүр итә. Шуннан соң инде торакка чират җитә – шул ук ысул белән, әмма торакны закладка салу рәвешендә кредит алдыралар», - диде Соловьев.

Шунлыктан шикле адәмнәр белән телефоннан сөйләшмәгез һәм шуны исегездә тотыгыз: полицейскийлар яки Федераль иминлек хезмәте вәкилләре мондый мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен беркайчан да телефонга шалтыратмый, ә сезнең белән шәхсән очраша, дип кисәтте юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100