news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист, табиб һәм икътисадчы – Россиядә иң дәрәҗәле һөнәрләр

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган социологик сораштырулар нәтиҗәсе әнә шуны раслаган

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Россия халкы арасында юрист, табиб һәм икътисадчы һөнәрләре иң дәрәҗәле санала. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган социологик сораштырулар нәтиҗәсе әнә шуны раслаган. Юристлыкны дәрәҗәле булу өстенә, иң югары керемле һөнәр дип тә исәплиләр.

Сораштырулар күрсәткәнчә, дәрәҗәле һөнәрләрнең беренче унлыгында шулай ук хисапчы, хәрби, инженер, менеджер, төзүче, нефтьче урын алган. Ә менә галим, спортчы, тәрҗемәче, психолог яки фермер булу респондентлар арасында аз кызыксыну уята, дип яза “Новая газета”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100