Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист Соловьев телефон мошенниклары белән шаяртмаска киңәш итә
Телефон мошеннигы шалтыраткан очракта телефонны куярга кирәк. Аферистны мыскылларга ярамый – бу куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта RT басмасына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләде, дип яза «Российская газета».
Аның сүзләренчә, мошенниклар дипфейк ясау өчен әңгәмәдәшнең тавышын яздырып алырга мөмкин. Аннары алар мессенджерлар аша аның тавышы белән яздырган ялган хәбәрләр таратып, аның туганнарын һәм танышларын алдый ала.
Шулай ук шаяртуларга үпкәләгән аферистлар абонентның номерын «коллегаларына» тапшырырга яки аны «җәзалау» өчен янаулар җибәрә башларга мөмкин.
Сүз көрәштереп тормыйча телефонны кую иң дөресе, дип йомгаклады сүзен юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз