Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист: 1 сентябрьдән ял акчалары һәм пособиеләр исәпләү кагыйдәләре үзгәрә
Агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре ял акчалары һәм пособиеләрне исәпләү кагыйдәләрен үзгәртәчәк. Бу хакта «Российская газета» Россиянең атказанган юристы Иван Соловьевка сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, үзгәрешләр ял акчалары, ял пособиеләрен һәм башка түләүләрне исәпләгәндә кулланыла торган уртача керемне билгеләү тәртибенә кагылачак.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, уртача хезмәт хакын исәпләгәндә исәп-хисап чорыннан хезмәткәрнең эштә булмаган көннәре генә түгел, ә бу чор өчен исәпләнгән суммалар да төшереп калдырылачак. Биредә больничныйлар, йөклелек һәм бала тапкан вакытта бирелә торган ял һ.б. турында сүз бара.
Хәзер уртача хезмәт хакын билгеләгәндә бары тик чынлыкта исәпләнгән чор гына исәпкә алына, дип белдерде юрист.
Ял пособиесен исәпләү өчен айдагы эш көннәренең уртача саны (еллык эш көннәренең 12гә бүленгән саны) кулланыла. Бу, хезмәткәр гомум кабул ителгән график буенча эшләмәсә дә, объектив уртача күрсәткечне билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты Соловьев.
Шул рәвешле, 1 сентябрьдән ял көннәрен исәпләү өчен бер көнлек уртача хезмәт хакы - башка исәп-хисап чоры буенча ял көннәре санына, ә ял пособиесен исәпләгәндә бер көнлек уртача хезмәт хакы айның уртача эш көннәре санына тапкырланачак.
Соловьев исәпләүнең яңа тәртибе хезмәт мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның барысына да кагылачак, дип өстәде һәм эш бирүчеләрне моңа алдан әзерләнергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз