Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист: Сәбәпсез эшкә чыкмаган өчен җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин
Кайбер очракларда сәбәпсез эш урынында булмаган хезмәткәргә җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Бу хакта «Абзац» белән әңгәмәдә Мәскәү шәһәре Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы эксперт советы вәкиле, юридик фәннәр докторы Людмила Айвар искәртте.
Аның сүзләренчә, җаваплылыкка ашыгыч хезмәтләрдә эшләүче хезмәткәрләр һәм кешеләрнең гомере һәм иминлеге турыдан-туры бәйле булган барлык белгечләр җәлеп ителә ала. Табиб, янгын сүндерүче яки башка оператив хезмәтләр хезмәткәренең эш урынында булмавы фаҗигале нәтиҗәләргә китергән очракта РФ Җинаять кодексының кайбер маддәләре буенча җаваплылык янарга мөмкин.
Әйтик, РФ Җинаять кодексының 293 маддәсе («Ваемсызлык») нигезендә биш елга кадәр (ике һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булган очракта җиде елга кадәр) иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган. Бу маддә табиблар һәм янгын сүндерүчеләрнең гамәлләре белән бәйле эшләрдә еш кулланыла.
Әгәр эш урынында булмаган хезмәткәр вазифаи зат булмаса – мәсәлән, шәхси клиникада эшләсә, – аны РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе («Саксызлык аркасында үлемгә китерү») нигекзендә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Сәламәтлеккә җитди зыян китергән очракта РФ Җинаять кодексының 118 маддәсе кулланыла, ул өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз