news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә бәйрәмнәрдә эшләгән өчен ничек түлиячәкләре билгеле

Кешеләрнең ял көннәрендә эшкә чыгу очраклары сирәк күренеш түгел. Бу вакытта түләүләр икеләтә күләмдә башкарыла. Моннан тыш, хезмәткәр башка ял көнен сайлый ала, ул чакта түләү бер күләмдә бара, дип сөйләде «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия юристлары Ассоциациясе әгъзасы, адвокат Марина Астаева. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, мондый тәртип РФ Хезмәт кодексының 153 маддәсе белән регламентлана, аның нигезендә ял көннәрендә яки бәйрәм көннәрендә эшләгән сәгатьләр өчен югары хезмәт хакы барлык хезмәткәрләргә дә тиешле.

Конкрет сумма коллектив шартнамәсендә яки башка хокукый актлар белән билгеләнә, дип дәвам итте юрист. Мәсәлән, ял көненә яки бәйрәмдә эш көне булмаган ял көненә эш көненең бер өлеше туры килсә, ял көннәрендә яки эштән тыш бәйрәм көнендә (0 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр) сәгатьләр зур күләмдә түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100