news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист: Урамда кошларны ашаткан өчен зур күләмдә штрафка тартырга мөмкиннәр

Әгәр кошларны ашатканнан соң калдыклар калса һәм начар ис таралса, гражданнарны штрафка тартырга мөмкиннәр. Мәскәүнең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы эксперт советы вәкиле, юридик фәннәр докторы Людмила Айвар «Абзац» интернет-басмасы белән әңгәмәсендә шул хакта кисәтте.

Аның аңлатуынча, кошларны ашату закон белән тыелмаган, ә штраф санкцияләре бу гамәлләр тәртипсезлеккә сәбәпче булган очракта гына кертелә. Эксперт сүзләренчә, оешмалар өчен штраф күләме 250 мең сумга җитәргә мөмкин.

Гражданнар өчен штраф күләме – 2-3 мең, вазифаи затлар өчен 30 мең сумга кадәр тәшкил итә, бу РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе («Калдыклар белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу») белән көйләнә.

Айвар билгеләп үткәнчә, Россиядә кошларны ашату кагыйдәләре башка илләргә караганда йомшаграк. Әйтик, Гонконгта күгәрченнәрне ашаткан өчен 100 000 Гонконг доллары күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр, ә Сингапурда кошларның бөтен төрләрен дә ашату тыела. Мондый чаралар шулай ук Италия һәм Һиндстанда да кулланыла.

Эксперт искәрткәнчә, кошларны ашатырга мөмкин, ләкин чисталык сакланырга тиеш: әгәр ашатканнан соң каурыйлар гына калса, бу закон бозу саналмый, ә калдыклар калса, начар ис таралса һәм бу урынга ала каргалар җыелса, штраф санкцияләре үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot