Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист 30 декабрьдә эштән иртәрәк китәргә мөмкинме-юкмы икәнен әйтте
Хезмәт хокукының гамәлдәге нормалары нигезендә, 2025 елның 30 декабре кыска эш көне түгел, дип белдерде Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Шамил Солтанов RT белән әңгәмәсендә.
Эксперт сүзләренчә, эш көнен кыскарту бары тик исемлекләре Хезмәт кодексы белән билгеләнгән, эш көне булмаган бәйрәмнәр алдыннан килгән даталар өчен генә каралган. Юрист билгеләп үткәнчә, 2025 елның 31 декабре икенче бер көнне күчерү нәтиҗәсендә ял көне булып санала, ләкин бәйрәм көннәре исәбенә керми. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан эш вакытын кыскарту кагыйдәсе 30 декабрьгә карата кулланылмый, әмма эш бирүченең үз инициативасы белән персоналны вакытыннан алда җибәрергә хакы бар.
«Шул рәвешле, хезмәткәрләр 30 декабрьдә эш көнен кыскартуны таләп итә алмый, әмма күп кенә эш бирүчеләр коллективларның фикеренә колак сала һәм тиешле карарларны мөстәкыйль рәвештә кабул итә, бу исә гамәлдәге законнарга тулысынча туры килә», – дип сүзен төгәлләде Солтанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз