Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист рәсми рәвештә эшләмәүче гражданнарның пенсиясе ничек исәпләнүен аңлатты
Рәсми эштә эшләмәгән һәм иминият кертемнәре булмаган гражданнар иминият пенсиясе ала алмый. Әмма дәүләт өлкән яшьтәге кешеләрне картлык буенча социаль пенсия рәвешендә ярдәм чарасы белән тәэмин итә. Аерым очракларда пенсионерлар керемнең минималь дәрәҗәсенә кадәр өстәмә социаль түләү ала ала. Бу хакта юрист һәм «Русяев Клуб» бизнес-бергәлеге нигез салучысы Илья Русяев «RT» белән әңгәмәдә сөйләде.
Белгеч аңлатканча, картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясенә караганда соңрак билгеләнә. 2026-2027 елларда ул ир-атларга 69 яшь тулгач, хатын-кызларга 64 яшь тулгач билгеләнә, диде Русяев. 2028 елдан социаль пенсия ир-атларга 70 яшьтән һәм хатын-кызларга 65 яшьтән бирелә башлаячак.
Юрист билгеләп үткәнчә, 2026 елның гыйнварына картлык буенча социаль пенсиянең база күләме 2025 елның 1 апреленнән индексациядән соң аена 8 824,08 сум тәшкил итә.
Ул искәрткәнчә, 2026 елда пенсионерларның федераль яшәү минимумы 16 288 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән һәм 2026-2028 елларга федераль бюджетта беркетелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз