news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист Рамазанова социаль челтәрләрдә нинди фотолар өчен җаваплылык каралуын әйтте

Социаль челтәрдә кирәкмәгән сурәт урнаштырган өчен хокук бозучыны 200 мең сумга кадәр штрафка тартырга һәм хәтта ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Юрист Сураё Рамазанова сүзләренә сылтама белән Life.ru басмасы шул хакта хәбәр итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, мондый хокук бозулар өчен РФ Җинаять кодексының 137 маддәсе 1 өлеше (шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу) буенча җаваплылык каралган.

Рамазанова искәрткәнчә, кирәкмәгән фото урнаштырганнан соң кешенең шәхси тормышында да, карьерасында да проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Нәкъ менә шул сәбәпле зыян күргән як үзен рәнҗетүчене судка бирә ала.

Әмма судта дәгъва бирүчегә аның шәхси тормышка хокукы яки авторлык хокуклары бозылуын исбатларга туры киләчәк, ә моны эшләү бик катлаулы, диде юрист.

Шулай ук судка мөрәҗәгать итәр алдыннан түбәндәге факторларны исәпкә алу мөһим:

- фотоны урнаштыруга риза булмавыгыз яки аны юкка чыгаруны соравыгыз дәгъва өчен нигез булып тора.

- әгәр сурәт шәхси шартларда төшерелеп, ә сез аның сер итеп саклануын теләсәгез, фотоны шәхси тормышка хокукыгызны бозу дип бәяләячәкләр.

- абруегызга зыян килү яки интернет челтәрендә фото урнаштырылганнан соң кичергән мораль газаплар судка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100