news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист Прокофьев: ОСАГО полисының кәгазь варианты электрон версия булмаганда гына кирәк

Машина йөртүчеләр кәгазь варианттагы ОСАГО полисын электрон версия булмаган очракта гына үзләре белән йөртергә тиеш. Адвокат, Мәскәүнең «Центрюрсервис» адвокатлар коллегиясе рәисе урынбасары Илья Прокофьев ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, РФ Югары суды элегрәк кәгазь полис булмаган өчен штрафны гамәлдән чыгара торган карар кабул иткән, электрон һәм кәгазь полисларның юридик яктан мәгънәсе тигез булуын аңлаткан иде. Әгәр машина йөртүче полисны электрон рәвештә рәсмиләштергән икән, ул кәгазь нөсхәне үзе белән йөртергә тиеш түгел.

Прокофьев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бу мәсьәләдә яңалыклар юк һәм таләп ителми дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot