news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист офис суыткычыннан чит кеше ризыгын алган өчен штраф янавы турында кисәтте

Россиядә хезмәткәрләргә эштәге гомуми суыткычтан чит кеше ризыкларын алган өчен штраф яки хәтта җинаять җаваплылыгы яный. О.Е.Кутафин исемендәге университетның хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы профессоры Ирина Шестерякова ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эш урынындагы гомуми суыткыч барлык хезмәткәрләр өчен дә ачык, әмма үз ризыкларыңны гына кулланырга мөмкин. Юкса, административ яки җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Шестерякова аңлатканча, мондый хәлләр хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле түгел. Мондый очракларда эш бирүче, әгәр хезмәткәр гариза тапшырса һәм гаепле кешене җаваплылыкка тартуны тәкъдим итсә, полиция чакыртырга хокуклы.

Юрист искәрткәнчә, җәза билгеләгәндә китерелгән зыянның күләме төп роль уйный. Әгәр азык-төлек бәясе 1 мең сумнан артмаса, сүз вак-төяк урлашу өчен административ җаваплылык турында бара. Бу очракта штрафның күләме урланган ризыкның биш тапкыр арттырылган бәясе кадәр, әмма 1 мең сумнан да ким булмаска мөмкин.

Әгәр килгән зыянның күләме 1-2,5 мең сум булса, җаваплылык катгыйлана: штраф шулай ук милекнең биш тапкыр арттырылган бәясенә җитәргә мөмкин, әмма инде 3 мең сумнан да ким булмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot