Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист подъездда шәхси әйберләрне саклаган өчен штраф турында искәртте
Шәхси әйберләрне күпфатирлы йорт подъездында саклаган өчен ике меңнән өч мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта «NEWS.ru» белән интервьюда юрист Михаил Салкин белдергән.
«Подъездда шәхси әйберләрне саклаган өчен штраф салынырга мөмкин, чөнки ул йортның гомуми милке һәм эвакуация юлы булып тора, шуңа күрә анда әйберләр тутыру тыела», – дип билгеләде Салкин.
Ул өстәп әйткәнчә, моның өчен штраф ике меңнән өч мең сумга кадәр тәшкил итә. Юрист ассызыклаганча, подъездга әйберләр кую күршеләр белән генә түгел, ә формаль рәвештә йорттагы барлык фатирларның милекчеләре белән дә килештерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз