news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист подъездда коляска калдырган өчен штрафка тартырга мөмкин икәнлекләрен искәртте

Күп фатирлы йорт подъездындагы баскыч мәйданчыклары һәм маршлар гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта йортта яшәүчеләрне эвакуацияләү юлы буларак хезмәт итә. Әлеге урынга төрле әйберләр, шул исәптән балалар коляскасы кую тыела – моның өчен 3 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган. Юрист Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Балалар коляскасын йорт подъездында саклау җитди административ хокук бозу санала», - дип искәртте ул.

Коляска һәм башка әйберләрне махсус җиһазландырылган урыннарда гына калдырырга мөмкин, әмма күп фатирлы йортларның күпчелегендә алар юк. Калган очракларда идарәче компания закон бозуны бетерүне таләп итә. Шулай булмаган очракта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча коляска хуҗаларын РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Штраф күләме 2-3 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100