Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист пластик операцияләрдән соң паспорт алыштыру кирәклеге турында искә төшерде
Авырудан яки медицина процедураларыннан соң тышкы кыяфәтнең сизелерлек үзгәрүе паспортны алыштыру өчен нигез булырга мөмкин. Бу хакта «RT»га Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминский сөйләде.
Юрист аңлатканча, законнар паспортны тышкы кыяфәт авыру яки медицина тыкшынуы аркасында сизелерлек үзгәргән очракта гына алыштырырга таләп итә. Шул ук вакытта җитди үзгәрешләр дип санауның төгәл критерийлары законда юк.
Хаминский сүзләренчә, карар һәр очракта индивидуаль кабул ителә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре документтагы фотосурәт буенча кешенең шәхесен шик-шөбһәсез ачыкларга мөмкинме икәнлегенә йөз тота.
Паспортны алыштыруны таләп итә торган үзгәрешләргә ул биттә зур җәрәхәтләр барлыкка килүне, борын формасының хирургик үзгәрешен, әгәр мондый операцияләр тышкы кыяфәтне тамырдан үзгәртә икән, күз кисеменең хирургик үзгәрешен кертте. Шулай ук авырулар китереп чыгарган җитди үзгәрешләр дә нигез булырга мөмкин.
Юрист кисәткәнчә, паспорт хуҗасының тышкы кыяфәтендә шактый үзгәрешләр булганда банк хезмәтләрен алу, аэропортларда контроль узу һәм документларны тикшерү вакытында проблемалар туарга мөмкин.
Ул искәрткәнчә, авыру аркасында тышкы кыяфәте җитди үзгәргәннән соң, гражданин паспортын 90 көн эчендә алыштырырга тиеш. Мондый ситуациядә иске документны куллану закон бозу булып санала һәм 3 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз