Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист пенсияне дөрес исәплиләрме-юкмы икәнен ничек тикшерергә кирәклеген аңлатты
Булачак пенсияне исәпләгән вакытта хата китәргә мөмкин, әмма аны пенсия яше җиткәнче үк табарга һәм төзәтергә мөмкин, дип белдерде «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты хокук факультетының ачык хокук департаменты доценты Фатыйма Дзгоева. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Хаталарны вакытында ачыклау өчен юрист пенсия хокуклары һәм тупланмалары турында барлык мәгълүматлар җыела торган шәхси счетны тикшерергә киңәш итте.
Аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки Россия Пенсия фонды аша гариза һәм бланклардан башка автомат рәвештә соратып алырга, шулай ук Күп функцияле үзәк яки Пенсия фондының теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук «Россия почтасы» аша заказ бирергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз