news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист пенсиягә чыгу өчен җитмәгән хезмәт стажын сатып алу ысулы турында аңлатты

Пенсия яше җиткән вакытка тиешле хезмәт стажын һәм пенсия коэффициентларын туплый алмаган кешеләргә җитешмәгән балларны сатып алу мөмкинлеге бар. Бу турыда икътисад фәннәре кандидаты, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Озак вакыт дәвамында рәсми эшкә урнашмыйча, социаль кертемнәрне түләмичә эшләгән кешеләр еш кына картлык буенча пенсия алу өчен стаж җитмәү мәсьәләсе белән очраша. Хәзерге вакытта бу үзмәшгуль кешеләр өчен дә актуаль, алар киләчәкне үзләре кайгыртырга тиеш.

2024 елга кадәр Россиядә күчеш чоры бара, пенсиягә чыккан вакытта хезмәт стажы һәм тупланган баллар һәр ел өчен аерым билгеләнә.

2024 елдан башлап кимендә 15 еллык хезмәт стажы һәм 30 пенсия коэффициенты булырга тиеш.

Закон кирәкле стажның яртысын (бу 7,5 ел) сатып алу мөмкинлеге бирә. «Моның өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә, килешү төзергә һәм тиешле сумманы кертергә кирәк. 2022 елда бу кимендә 36 669,6 сум, үзмәшгульләр өчен сумма үзгәрми – 34 445 сум. Бу сумма бер еллык хезмәт стажы һәм 1,076 балл өстәргә мөмкинлек бирә. Бер ел эчендә иң күбе 8,52 балл алырга була, моның өчен ПФРга 293 356,8 сум түләргә кирәк», – дип сөйли белгеч.

Аның сүзләренчә, бер календарь елы эчендә бер еллык хезмәт стаж гына сатып алып була, бу кертем суммасына бәйле түгел. РИА Новости шул хакта язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100