Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист пенсия өчен югалган стажны раслау ысулын атады
Пенсия билгеләү өчен стаж хезмәт кенәгәсендә күрсәтелгән, ләкин ул югалган икән, эш елларын башкача расларга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләде, дип яза РИА Новости.
Моның өчен хезмәткәрдә сакланып калган хезмәт килешүләре, керемнәр турында белешмәләр, салым декларацияләре, банк өземтәләре һәм башка документлар кирәк була.
Аларны дәүләт архивларында, кеше эшләгән предприятие яки оешма архивларында алырга мөмкин. Кагыйдә буларак, хезмәткәрләр турындагы мәгълүматлар озак саклана, һәм аларны соратып алып була. Әгәр документлар җитди сәбәп аркасында югалган икән, сезнең белән бергә эшләгән шаһитларны җәлеп итәргә мөмкин.
Әгәр документлар гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә югалган булса (архивларда да сакланмаган), шаһитлар бөтен эш стажын раслый ала. Әгәр дә башка сәбәп аркасында, ләкин сезнең гаебегез булмаса, шаһитларның үзләре дә шул ук эш бирүчедә һәм шул ук чорда эшләү турында документлары булырга тиеш», - дип кисәтте Виноградов.
Бу очракта пенсия өчен таләп ителгән стажның яртысын гына расларга мөмкин булачак, дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз