Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист пенсия баллары җитмәгән очракта нәрсә булачагы турында сөйләде
Картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен 400-ФЗ номерлы закон нигезендә пенсия яшенә җитү генә түгел, ә минималь хезмәт стажы һәм тиешле күләмдә индивидуаль пенсия коэффициентлары (баллар) булу да кирәк. Юрист Ирина Сивакова Телеграм-каналында шул хакта сөйләде.
2025 елга түбәндәге таләпләр (минималь стаж – 15 ел, минималь баллар саны – 30) билгеләнгән.
Әгәр пенсиягә чыккан вакытта бу күрсәткечләр җитмәсә, картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштереп булмаячак. Бу очракта гражданин социаль пенсиягә генә дәгъва итә ала, әмма аны пенсия яшенә җиткәннән соң 5 ел узгач кына алырга мөмкин.
2025 елда социаль пенсия күләме апрель индексациясеннән соң 8 824,08 сум тәшкил итәчәк. Төбәктә яшәү минимумы күләмендә социаль өстәмә дә алырга мөмкин.
Шуны да истә тотарга кирәк: социаль пенсия эшләмәүче гражданнарга гына түләнә (166-ФЗ номерлы законның 11 маддәсе). Әгәр кеше хезмәт эшчәнлеген дәвам итсә, аңа түләүләр билгеләнми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз