news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист отпуск акчасын санаганда очрый торган хаталарны әйтте

Хезмәткәр отпускка чыкканда, акчаны отпуск башланганчы кимендә 3 көн алдан түләргә тиешләр. Россия Юристлар берлеге әгъзасы Марина Астаева «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

Юрист сүзләренчә, отпуск акчасын исәпләү Россия Хезмәт кодексының 139 маддәсендә билгеләнгән кагыйдәләргә нигезләнә. Соңгы 12 айдагы уртача көндезге түләү шушы айлардагы хезмәт хакы суммасын уникегә һәм бер айдагы календарь көннәрнең уртача санына (29,3) бүлеп исәпләнә.

Сарыф ителмәгән отпуск өчен түләгәндә уртача көндезге хезмәт хакын исәпләү өчен начислять ителгән хезмәт хакы суммасын эш көннәре санына бүләләр. Бу очракта алты көнлек эш атнасы календарен кулланалар.

Хезмәткәр отпуск акчасын соңрак алган яки тулы күләмдә алмаган очраклар да була. Моның сәбәпләре төрле – кадрлар белән бәйле (отпусклар графигы булмау яки анда төгәлсезлекләр булу), хисапчылар белән бәйле (хисапларда хата), ди Астаева.

Хата булган очракта, эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпчелек очракта хатларны табалар һәм төзәтәләр. Чөнки хезмәт законнарын бозган өчен штраф каралган, ә отпуск акчасын түләп бетермәгән яки вакытында түләмәгән очракта хезмәткәргә компенсация түләнергә тиеш. Бу турыда РИА Новости яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100