news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист Осянин: Квитанциядәге барлык коммуналь хезмәтләр өчен дә түләү мәҗбүри түгел

Торак-коммуналь хуҗалык квитанцияләрендәге барлык хезмәтләр өчен дә түләргә кирәкми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Мәскәү шәһәре Баш контроль идарәсе финанс контроле, анализ һәм аудит база кафедрасы доценты Дмитрий Осянинга сылтама белән хәбәр итә.

Осянин билгеләп үткәнчә, фатир хуҗаларының шактый өлеше, бигрәк тә өлкән буын һәм махсус ихтыяҗлары булган кешеләр, квитанциядә санап үтелгән барлык хезмәтләр дә мәҗбүри коммуналь түләүләр дип уйлап, хата ясый. Кайвакыт кулланылмый торган хезмәтләрдән баш тарту өчен килешүне өзәргә кирәк. Бу күп вакытны ала, шуңа күрә һәркемнең моның артыннан йөрисе килми.

Доцент квитанциягә торак милекчесе ризалык бирмәгән мәҗбүри булмаган хезмәтләр дә эләгергә мөмкин, дип өстәде. Мәсәлән, консьерж, радионокта яки иминиятләштерү шулар рәтенә керә.

Дмитрий Осянин билгеләп үткәнчә, әгәр фатир хуҗасы үзе хуплаган булса, бу хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Шулай ук ут һәм су белән тәэмин итү кебек хезмәтләргә дә түләү мәҗбүри, дип сүзен төгәлләде доцент.

news_right_1
news_right_2
news_bot