Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист хезмәткәрнең ялга киткән коллегасы өчен эшләргә тиешме-юкмы икәнен аңлатты
Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгына эш бирүченең хезмәткәрне бер үк вакытта үз эшен дә, ялга киткән коллегасының эшен дә башкарырга мәҗбүр итә аламы-юкмы икәнен аңлатты.
«Эш бирүче бер үк вакытта үз эшен дә, ялга киткән хезмәттәшенең эшен дә башкарачак хезмәткәрне сайлый. Бу хезмәткәрнең ризалыгы белән генә башкарыла ала. Моны эшләргә мәҗбүр итәргә ярамый», - диде Соловьев.
Коллегасы өчен эшләүче хезмәткәргә, үз хезмәт хакыннан, окладтан тыш, өстәмә түләү дә каралган.
«Өстәмә түләү күләме хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы өстәмә килешүдә чагылыш табарга тиеш. Бу - Хезмәт кодексының 151нче маддәсе. Ул билгеле бер суммада да, ялга киткән хезмәткәрнең окладыннан исәпләнгән процентларда да булырга мөмкин», - дип аңлатты юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз