Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист нинди кәгазьләрне ташларга ярамавын әйтте
Электрон чеклар һәм кушымталар булуга да карамастан, күп кенә документларны кәгазьдә сакларга кирәк. Европа Юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Марина Антонова «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Эксперт сүзләренчә, суд процессы вакытында һәм башка очракларда хокуклар һәм вазифалар күрсәтелгән килешүләр, күчемсез милек, автомобиль, кибеттә әйбер сатып алуны раслый торган документларның кирәге чыга. Шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр һәм элемтә өчен, салымнар һәм иминият взнослары түләү турындагы кәгазьләрне, банк документларын да сакларга кирәк, дип искәртте ул.
Моннан тыш, Антонова билгеләп үткәнчә, хезмәт мөнәсәбәтләре күрсәтелгән документларны чүплеккә ташламавың хәерле. Кәгазьләрне саклау вакыты дәгъваның срогы нигезендә үзгәрә, дип өстәде эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз