Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист рәсми рәвештә эшкә урнашуның өстенлекләрен искәртте
Хезмәт кодексы буенча рәсми рәвештә эшкә урнашу гражданнарга хезмәт һәм иминият гарантияләренең тулы комплексын тәэмин итә. Юрист Илья Русяев шулай дип белдерде.
«Әгәр кулыңда хезмәт килешүе бар икән, хезмәт хакы, отпуск, компенсация таләп итәргә, инспекциягә һәм судка дәлил булырлык база белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, рәсми булмаган мәшгульлек законсыз эштән җибәрү, имгәнү һәм стаж турындагы бәхәсләр вакытында кешене яклаучысыз калдыра» - диде Русяев NEWS.ru порталы белән әңгәмәсендә.
Юрист искәрткәнчә, рәсми булмаган мәшгульлек булачак пенсия түләүләренә дә йогынты ясый, чөнки аларны исәпләгәндә эш бирүче иминият взнослары түләгән керемнәр генә исәпкә алына. Моннан тыш, больничный һәм башка социаль түләүләрнең күләме рәсми стаж һәм хезмәт хакына бәйле.
«Закон иминият пенсиясе өчен стажны һәм индивидуаль пенсия коэффициентын исәпкә ала. Социаль фонд аңлатканча, булачак түләүләр исәбенә иминият взнослары исәпләнгән рәсми керем генә керә. Больничный пособиесе күләме взнослар исәпләнгән хезмәт хакына һәм стажга турыдан-туры бәйле», - дип искәртте эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз