Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр - юрист
HeadHunter эш эзләү сервисы юристы Александр Кузнецов искәрткәнчә, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен югары тариф буенча түләргә тиешләр. Сүз 7 марттан 9 мартка кадәр Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле яллар турында бара, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Белгеч аңлатканча, гомуми кагыйдә буенча бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнә.
Шул ук вакытта, хезмәткәр компенсациянең башка вариантын да сайлый ала. Юрист сүзләренчә, хезмәткәрнең, әгәр эш бирүче аңа хезмәт хакын саклап калмыйча өстәмә ял көне бирсә, бәйрәмдә эшләгән өчен гадәти түләүгә ризалашырга хакы бар.
Кузнецов искәрткәнчә, компенсациянең мондый варианты турында карарны хезмәткәр үзе генә кабул итә. Эш бирүченең югары түләүне өстәмә ял белән алмаштырырга хакы юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз