news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кемнәрнең эшсезлек буенча пособие алырга хокукы барлыгын искәртте

Дәүләт ярдәме алу хокукына юл ача торган эшсез статусы мәшгульлек хезмәте карары белән хезмәт эшчәнлегеннән керем алмаучы, эш эзләүче һәм аңа керешергә әзер булган гражданнарга бирелә. Юридик фәннәр докторы, профессор, «Югары искътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов шулай дип белдерде, дип хәбәр итә RT.

Белгеч 2026 елның февралендә эшсезлек буенча пособиеләрнең 6,8 процентка индексацияләнәчәгенә игътибар юнәлтте. Максималь түләү күләме - якынча 16 мең, ә минималь түләү 1884 сумга тигез булачак. Шул ук вакытта, Ерак Төньяк һәм аңа тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләр зуррак күләмдә пособие алачак.

Эшсезләрнең күбесе өчен пособие бирү вакыты 12 айлык чор эчендә өч айдан алты айга кадәр тәшкил итә. Пособие алучылар исемлегеннән көндезге бүлек студентлары, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгуль гражданнар төшереп калдырылган, чөнки алар мәшгуль санала.

Юрист сүзләренчә, матди ярдәм күләме эштән азат итү шартларына һәм эшнең дәвамлылыгына турыдан-туры бәйле. Аерым алганда, үз гаебе белән эштән азат ителмәгән кешеләр, соңгы елда ким дигәндә 26 атна стаж булса, максималь түләүләргә исәп тота ала.

Үз чиратында, эшкә килмәгән яки хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән азат ителгәннәргә, шулай ук озак вакыт эшләмәгән яки бөтенләй хезмәт стажы булмаганнарга минималь түләү каралган, һәм ул да өч ай дәвамында гына бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot